Үзмәшгульләр ярминкәсендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Үзмәшгульләр ярминкәсендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Чара 25-27 октябрьдә Казан шәһәренең «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узачак.

Ярминкәдә катнашу үз проектыңны киң аудиториягә тәкъдим итү, элек товарларга заказны онлайн гына бирә алган даими сатып алучылар белән шәхсән танышу мөмкинлеген бирә. Ярминкәдә сез яңа клиентлар җәлеп итә, хезмәттәшләрегез белән файдалы элемтәләр урнаштыра һәм үз эшләрегезне уңышлы сату тәҗрибәсе туплый аласыз.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләр катнаша ала.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International