2025 елга Татарстан Республикасы бюджетына тиешле бюджетара трансфертларның гомуми суммасы 8 667,5 млн сум тәшкил итте

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон проекты кертелде.

2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына бүлеп бирелергә тиешле бюджетара трансфертларның гомуми суммасы – 8 667,5 млн сум (шул исәптән: субсидияләр – 4 237,4 млн сум, субвенцияләр – 3 961,5 млн сум, башка бюджетара трансфертлар – 468,6 млн сум), 2026 елга – 10 322,5 млн сум (шул исәптән: субсидияләр – 5 732,5 млн сум, субвенцияләр – 4 121,4 млн сум, башка бюджетара трансфертлар – 468,6 млн сум), 2027 елга – 8 166,1 млн сум (шул исәптән: субсидияләр – 3 591,2 млн сум, субвенцияләр – 4 106,3 млн сум, башка бюджетара трансфертлар – 468,6 млн сум) тәшкил итте.

2025 – 2027 елларга федераль бюджет проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта карау агымдагы елның 24 октябренә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International