8 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр финанс грамоталылыгы буенча җиденче еллык бөтенроссия онлайн-зачеты уза.
Зачетта катнашучыларның финанс мәсьәләләрен ни дәрәҗәдә аңлауларын тикшерәчәкләр, алар белемнәрен арттыру өчен мөһим киңәшләр алачаклар. Зачетны уңышлы тапшырганнарга сертификатлар биреләчәк.
Зачетны индивидуаль рәвештә яки бөтен гаилә белән узарга мөмкин. Биремнәрнең саны һәм катлаулылыгы катнашучының яшенә карап бирелә. Биремнәр тормышта булган хәлләргә нигезләнгән һәм уйланган финанс карарларын кабул итәргә өйрәнергә ярдәм итә. Ә үз белемнәрен югары бәяләгән кешеләр өчен катлаулы дәрәҗәдәге сораулар бар.
Башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен мавыктыргыч интерактив биремнәр эшләнгән. Алар уен формасында финанс грамоталылыгының төп төшенчәләре белән таныштырачак.
7-11 сыйныф укучылары өчен 15-17 октябрь көннәрендә олимпиада зачеты үткәреләчәк. Аны уңышлы узган балалар «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының «Югары проба» Бөтенроссия олимпиадасының «Финанс грамоталылыгы» профиле буенча финалына өстәмә сынауларсыз чыга алачак. Олимпиадада җиңүчеләр югары уку йортларына кергәндә ташламалар алачак.
Шәхси зачетны узу – 20 минуттан, олимпиада зачетын узу – 40 минуттан, гаилә зачетын узу – 1 сәгатьтән артык вакыт алмаячак. Зачетны берничә тапкыр узып була.
Тулырак белергә һәм теркәлергә – проект сайтында finzachet.ru мөмкин.
Зачетны оештыручы – Россия Банкы.