Агымдагы елның 1 октябренә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 59,6 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 78,5%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
Дотацияләр – 204,1 млн сум (100%),
Субсидияләр – 50,4 млрд сум (79,6%),
Субвенцияләр – 5,2 млрд сум (76,6%),
Башка бюджетара трансфертлар – 3,3 млрд сум (73,1%),
Федераль фондлардан кергән чаралар – 501,3 млн сум (45,5%).
Кергән федераль акчалар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган чараларның гомуми суммасы 75,9 млрд сум тәшкил итә.