2024 елның 2 декабре – 2023 ел өчен физик затларның мөлкәт салымнарын түләү срогы

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы салым бурычлары барлыкка килүгә юл куймау максатларында законнарда билгеләнгән салымнарны вакытында түләү кирәклеге турында искәртә.

Мөлкәтләре (фатирлары, торак йортлары, гаражлары, җир кишәрлекләре, транспорт чаралары) булган гражданнар – физик затлар мөлкәт хуҗаларына җибәрелгән салым хәбәрнамәсе нигезендә мөлкәт салымнарын 2024 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш.

Салым хәбәрнамәләре электрон рәвештә салым түләүченең шәхси кабинетына һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында күрсәтелгән сервисларга тоташкан кешеләрнең шәхси кабинетына җибәрелә. Калган салым түләүчеләргә – почта аша заказлы хатлар аша ирештерелә.

Исәпләнгән салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетта, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасыннан яисә дәүләт хезмәтләре порталында түләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International