Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2024 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам итә.
Хәзерге вакытта республикада мондый территорияләр биш моношәһәрдә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскта эшләп килә. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнгән.
2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 24 проект каралды, шуларның 17се буенча уңай бәяләмә әзерләнде. Уңай бәяләмә алган барлык проектлар буенча Татарстан Республикасы бюджетына салым керемнәре бирелә торган салым ташламалары суммасыннан артыграк булыр дип планлаштырыла.