2024 елның 29 октябрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында «2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2024 елга бурычлары турында» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйлиячәк.