2025 елда электрон сәнәгать өлкәсендә сәнәгать технопарклары инфраструктурасы объектларын төзү, үстерү һәм (яисә) модернизацияләү проектларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон проекты нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына югарыда күрсәтелгән максатларга субсидия рәвешендә гомуми суммасы 850,0 млн.сум күләмендә бюджетара трансфертлар каралган, шулардан 2025 елда – 250,0 млн. сум, 2026 һәм 2027 елларның һәркайсында 300,0 млн. сум.