2024 елның гыйнвар-октябрь йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 36,5 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 85,0% ы) күләмендә керде, шул исәптән:
- алкогольгә акцизлар – 3,2 млрд. сум;
- күчемле мөлкәт һәм уртача дистиллятлар буенча югалтуларны компенсацияләү хисабына килә торган акцизлар – 4,1 млрд. сум;
- сырага акцизлар – 12,0 млрд. сум;
- нефть продуктларына акцизлар – 17,2 млрд.сум.
Нефть продуктларына акцизлардан кергән чаралар максатчан билгеләнешкә ия һәм юл эшчәнлеген финанслауга, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән булдырылган «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә.