Китапханәләр авыл җирендә мәдәният үзәкләре булып тора. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында әлеге китапханәләрне үстерүгә, аларны модель китапханәләргә әйләндерүгә игътибар бирелә.
«2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына федераль бюджет турында» Федераль законда Идел буе федераль округы субъектларына модельле муниципаль китапханәләр төзүгә 2024 елга 272 370,0 мең сум күләмендә субсидияләр каралган.
Субсидиянең иң зур күләме Татарстан Республикасына каралган (31 590,0 мең сум).
Әлеге чаралар заманча китапханә мохитен булдыруга, муниципаль китапханәдән файдаланучыларның фәнни һәм сәнгати эчтәлекле заманча мәгълүмат ресурсларына, вакытлы матбугатның цифрлаштырылган ресурсларына, «Интернет» челтәренә киң полосалы керү мөмкинлеген тәэмин итүгә һәм башка чыгымнарга юнәлдереләчәк.