2025 елда ВЭБ.РФ үсеш дәүләт корпорациясе ярдәмендә Татарстан Республикасында “Менделеевск 2.0” сәнәгать паркы өчен инженерлык инфраструктурасы төзү буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыру дәвам иттереләчәк.
ВЭБ.РФ һәм Татарстан Республикасы бюджеты чаралары хисабына кирәкле инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы төзеләчәк.
Бу максатларга 2025 елда ВЭБ.РФ 217,3 млн.сум юнәлтәчәк, Татарстан Республикасы бюджетыннан 30,4 млн. сум бүлеп биреләчәк.
Инфраструктура объектларыннан яшелчә һәм җиләк-җимеш эшкәртү, бетон, юл киртәләре һәм катыргы продукциясе җитештерү буенча сәнәгать паркының резидент предприятиеләре, шулай ук нефть чыгаручы компанияләр өчен продукция җитештерүче предприятиеләр файдалана алачак.