2024 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы Рәисе стипендиясе күләме арттырылды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

2024 елның 1 сентябреннән ике һәм аннан да күбрәк гомуми белем бирү предметлары буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100әр балл җыйган укучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары арасында югары белем бирү программалары буенча көндезге бүлектә белем алучы студентларга Татарстан Республикасы Рәисе стипендиясе күләме арттырылды.

Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елның 16 ноябрендәге 891 номерлы Указы белән «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү мәгариф оешмалары студентларына дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 21 декабрендәге ПУ-835 номерлы Указы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы Рәисе стипендиясе күләме 2024 елның 1 сентябреннән 7,0 мең сумнан 10,0 мең сумга кадәр арттырылды. Агымдагы финанс елында Татарстан Республикасы бюджетыннан стипендия түләүгә өстәмә рәвештә 2 573,6 мең сум бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International