25 төбәк 2023 елда федераль бюджетка яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан кергән салым керемнәре суммасына бюджет кредитлары буенча бурычларны исәптән чыгару мөмкинлегенә ия булды.
Бу 475 санлы боерыкны Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов 2024 елның 2 ноябрендә имзалады.
Сүз яңа инвестиция проектларын эшләтеп җибәрү өчен кирәкле инфраструктураны (транспорт, энергетика, коммуналь) актив үстерүче регионнар турында бара. Аларга – Башкортстан, Карелия, Коми, Татарстан, Хакасия, Удмуртия һәм Чувашия Республикалары, Алтай, Байкал аръягы, Краснодар, Пермь һәм Ставрополь крайлары, Әстерхан, Белгород, Владимир, Волгоград, Калининград, Калуга, Курск, Мәскәү, Новосибирск, Пенза, Томск, Тула һәм Ярославль өлкәләре керә.
Татарстан Республикасы өчен бурычларны исәптән чыгару күләме 9 472,6 млн. сум тәшкил итте.
Карар төбәк бюджетларына бурыч йөкләмәсен киметергә һәм өстенлекле проектларны үстерүгә өстәмә акчалар юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.