Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1704 санлы карары кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү программасы тулысынча үтәлде.
Мондый инвестиция проектлары һәм аларның инфраструктура объектлары исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә Региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы (штабы) тарафыннан хупланды һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы белән расланды.
Исемлек нигезендә 2021 елдан 2024 елга кадәр Татарстан Республикасы бюджетыннан инфраструктура объектларына барлыгы 19,1 млрд.сум юнәлдерелгән, шул исәптән 2024 елда – 3,8 млрд. сум.
Яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру федераль бюджетка салым керемнәренең өстәмә керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә, шулар исәбенә Татарстан Республикасының бюджет кредитлары буенча федераль бюджет алдындагы бурычлары исәптән чыгарыла.