Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы тарафыннан 2024 елның 21 ноябрендә «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон кабул ителде.
Татарстан Республикасы бюджетына бүлеп бирелгән бюджетара трансфертлар «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектында исәпкә алынды.
Федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан Татарстан Республикасы бюджетына килеп ирешергә тиешле бюджетара трансфертлар түбәндәге күләмнәрдә планлаштырыла:
2025 елда – 68 135,2 млн. сум, шул исәптән: субсидияләр – 56 753,4 млн. сум, субвенцияләр – 7 178,8 млрд. сум, башка бюджетара трансфертлар – 3 985,7 млн. сум, федераль фондлардан кергән акчалар – 217,3 млн. сум;
2026 елда – 76 531,7 млн сум, шул исәптән: субсидияләр – 64 758,6 млн сум, субвенцияләр – 7 764,8 млн сум, башка бюджетара трансфертлар – 4 008,3 млн сум;
2027 елда – 77 550,1 млн сум, шул исәптән: субсидияләр – 65 663,8 млн сум, субвенцияләр – 7 872,0 млн сум, башка бюджетара трансфертлар – 4 014,3 млн сум.
«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советында икенче укылышта 2024 елның 28 ноябрендә каралачак.