Ун айда Татарстан бюджетына 439,4 млрд сум кергән

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

2024 елның ун аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 439,4 млрд сум күләмендә тупланды. Шулардан 366,3 млрд сум – Татарстан бюджеты һәм 73,1 млрд сум җирле бюджетларга керде, дип сөйләде Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Узган ел белән чагыштырганда керемнәр 54,6 млрд сумга яки 14,2% ка арткан. Россия регионнары белән чагыштырганда, Татарстан салым һәм салым булмаган керемнәр күләме буенча илнең барлык субъектлары арасында алтынчы урынны алган. Ә Идел буе федераль округында республика бу күрсәткеч буенча беренче урында тора.

2024 елда планлы күрсәткечләрне үтәүгә килгәндә, гыйнвар-октябрь айларында ул 91,8% яки 478,7 млрд сум тәшкил иткән.

Шул ук вакытта Татарстан территориясендә салым һәм салым булмаган керемнәр 1,3 млрд сумга якын тәшкил иткән. Аларның өчтән икесе диярлек – 828,1 млрд сум – федераль казнага китәчәк.

Узган ел белән чагыштырганда Татарстан территориясенә керемнәрнең гомуми суммасы 21,5% ка яки 249,9 млрд сумга арткан.

Татарстан бюджеты кеременең төп маддәләренең берсе физик затлар кеременә салымга туры килә – барлык сумманың 32,4% ы яисә 142,2 млрд сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, сумма 35,6 млрд сумга яки 33,4% ка арткан.

«Керемнәрнең артуының төп сәбәпләре: уртача хезмәт хакының артуы, дивидендлар рәвешендә алынган керемнәрнең артуы», – дип билгеләп үтте Анфимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International