2025 елдан 2027 елга кадәр илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Татарстанда барлыгы 145,9 млрд сум юнәлдереләчәк: 2025 елда – 44,2 млрд, 2026 елда – 48,6 млрд һәм 2027 елда – 53,1 млрд. сум. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республика финанс министры урынбасары Гела Герасимова сөйләде.
Аның сүзләренчә, бу сумманың яртысыннан артыгы – 75 млрд сум – федераль бюджеттан киләчәк: 24,6 млрд сум, 25 млрд сум һәм 25,4 млрд сум.
Министр урынбасары шулай ук искәрткәнчә, 2024 елда Татарстанда илкүләм проектларга 35,2 млрд сум юнәлдереләчәк, шуларның 19,7 млрд сумы федераль бюджеттан киләчәк.