Дәүләт Советы 2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына республика бюджеты турында закон кабул итте

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде, якын арада Татарстан Республикасы Рәисенә имзалауга җибәреләчәк. 

Дәүләт Советына 26 сентябрьдә кергән бюджет турындагы закон проекты парламентның профильле комитетлары утырышларында каралды, парламент тыңлаулары форматында һәм республиканың барлык муниципалитетлары катнашында республика киңәшмәсендә җентекләп тикшерелде.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, 9 октябрьдә закон проектын беренче укылышта кабул иткәннән соң регламент срокларында 356 төзәтмә кергән, шул исәптән 340 төзәтмә − Министрлар Кабинетыннан һәм 16 төзәтмә − КПРФ фракциясеннән. Соңрак КПРФ фракциясе үз төзәтмәләрен кире алган.

Леонид Якунин әйтүенчә, «хөкүмәт  төзәтмәләре» нигездә бюджетны федераль акчалар өлешендә төгәлләштерүгә юнәлдерелгән. «2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына бүленгән федераль акчалар күләме 42,7 млрд сум тәшкил итәчәк, – дип белдерде профильле комитет башлыгы. – Акчалар 119 чыгым позициясе буенча бүленгән».

Төзәтмәләрнең икенче блогы (алар дүртәү) 2025 елның 1 гыйнварыннан сыра, алкоголь һәм дизель ягулыгына акцизларны арттыру өлешендә РФ Салым һәм Бюджет кодекслары үзгәрешләренә бәйле.

Тагын 16 төзәтмә аерым норматив хокукый актлар кабул ителүгә һәм бюджет ассигнованиеләрен аларны арттырмыйча гына төгәлләштерүгә бәйле рәвештә кертелә.

Тәкъдим ителә торган төзәтмәләр нәтиҗәсендә 2025 елга республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме 472 млрд сумнан артып китәчәк, чыгымнар күләме - 485,6 млрд сум, бюджет кытлыгы – 13,5 млрд сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International