Муниципаль берәмлекләр бюджетларына Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибе турында

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында «2013 елның 22 ноябрендәге 909 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 25 ноябреннән 1049 санлы карар кабул ителде.

Карар 2025 елдан башлап гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар күләмен билгеләү максатларында кулланылачак.

Гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп башкарыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджеты проектында 2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның план чорына ел саен 1 352,1 млн.сум күләмендә каралган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International