Татарстанда быел юл эшләренә 83 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 9 млрд сум - федераль бюджеттан, 1,5 млрд сум - муниципаль юл фондыннан. Калган акчалар төбәк бюджетыннан юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә, Татарстанда эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу, Алексеевск - Әлмәт автомобиль юлы төзелә. Моннан тыш, Вознесенское трактының икенче этабын төзү һәм Горький шоссесын реконструкцияләү тәмамланып килә.
Ф. Хәнифов ассызыклаганча, шулай ук эре социаль әһәмиятле төбәк проектлары гамәлгә ашырыла. Әйтик, 8 км озынлыктагы Саескан Тавы - Шәле автомобиль юлын реконструкцияләү һәм 6 км озынлыктагы Чистай - Түбән Кама юлында транспорт чишелеше төзү төгәлләнгән.
"Төбәк юлларын төзү һәм реконструкцияләү программасы төгәлләнде диярлек, күчеш объектлары бар. Бүгенгә эшләр 98%ка башкарылган. Капиталь ремонт программасы - иң күп капитал таләп итә торган программа. Эшләр төгәлләнә, башкару - 98%", - диде спикер.
Быел торак пунктларның 95 км озынлыктагы юл-урам челтәренә ремонт ясалган, фермер хуҗалыкларына 11,1 км озынлыктагы 23 керү юлы төзекләндерелгән. Бакчачылык ширкәтләренә 9,2 км озынлыктагы 12 керү юлы ремонтланган, балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә биш керү юлы төзекләндерелгән.
Министр сүзләренчә, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча эшләргә 8,3 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 2,5 млрд сум - федераль бюджеттан һәм 5,8 млрд сум - төбәк бюджетыннан.
Илкүләм проект буенча барлыгы 73,2 км озынлыктагы төбәк юллары ремонтланган, Казан агломерациясендә - 8,4 км, Чаллыда - 12,9 км, Түбән Камада - 7,9 км.