Рөстәм Миңнеханов: Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 трлн сумнан артык салым түләүләре туплана

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 трлн сумнан артык салым түләүләре туплана. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль салым хезмәте коллегиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтте. Чара Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды.

Рөстәм Миңнеханов Федераль салым хезмәте җитәкчелегенә бу мөһим чараның быел Татарстанда уздырылуы өчен рәхмәт белдерде. "Безнең өчен бу төбәкләрдәге хезмәттәшләребез белән танышу, эшләнмәләр һәм тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек. Татарстанда финанс һәм салым органнарының нәтиҗәле эше корылган. Салым хезмәтенең барлык хезмәткәрләрен күптән түгел узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Рәисе утырышта катнашучыларга.

Ул ассызыклаганча, салым хезмәткәрләре авыр һәм бик мөһим эш башкара, бюджетны тулыландыру турыдан-туры шуңа бәйле. Бу үз чиратында мөһим социаль проектларны гамәлгә ашырырга һәм гомумән гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. "Агымдагы елда Татарстанда 3,7 меңнән артык социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзеләчәк һәм ремонтланачак. Бу эш илкүләм проектлар һәм 44 республика программасы кысаларында бара", - диде Татарстан Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International