Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Россиядә Әниләр көнен бәйрәм итүгә бәйле чаралар уздырылды. Әлеге чаралар кысаларында ТР Финанс министрлыгы хезмәткәрләренең балаларының казанышлары күргәзмәсе «Минем казанышларым» (грамоталар, кубоклар, дипломнар) һәм әнигә багышланган балалар эшләре күргәзмәсе (кул эшләре, рәсемнәр, төрле сәнгати башкарулардагы плакатлар) оештырылды. Барлык катнашучылар да грамоталар һәм призлар алдылар.
Моннан тыш, Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында хезмәткәрләр һәм аларның балалары өчен 23 ноябрьдә А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеена экскурсия оештырылды. Балалар өчен «Ачы күмәчләр» мастер-классы узды, анда аларга икмәк һәм пешерү процессы турында җентекләп аңлаттылар, шулай ук балалар үзләре дә күмәчләр ясадылар. Әзер камыр ризыкларын түземсезлек белән көтеп алып, балалар һәм ата-аналары, аның тәмен бәяли алдылар.
Күмәчләр пешкән арада, ата-аналарга һәм балаларга музей буйлап экскурсия уздырдылар. Музейның атмосферасы һәм экскурсоводның мавыктыргыч хикәясе тарихка чумарга мөмкинлек бирде: Горькийның фотосурәтләре, шәхси әйберләре һәм әсәрләре тәэсирләндере. Яшь Алеша Пешков эшләгән подвал-пекарня игътибарны аеруча җәлеп итте.
Аннары Ф.Шаляпинга багышланган экспозиция белән таныштылар. Экспозицияне ахырында Шаляпин тавышы яңгырады, ул барысын үткәннәрнең искиткеч атмосферасына чумдырды.