Субъектларның мәдәниятен комплекслы үстерү максатларында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль законда Идел буе федераль округы субъектларына 2024 елга мәдәният тармагына ярдәм итүгә 1 235 957,8 мең сум күләмендә субсидияләр бирү күздә тотыла.
Субсидияләрнең иң зур күләме Мари Эл Республикасына (222 649,2 мең сум), иң азы Ульяновск өлкәсендә (42 989, 5 мең сум) каралган. Татарстан Республикасына 101 730,2 мең сум бүлеп биреләчәк.