Россия Федерациясе территориясе буенча планетада иң зур дәүләт. Территорияләрне үстерүгә зур игътибар бирү шуның белән аңлатыла. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләтебезнең мәдәни скрепларын үстерү өчен мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләр челтәрен үстерү гамәлгә ашырыла.
«2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына федераль бюджет турында» Федераль законда Идел буе федераль округы субъектларына 2024 елга модельле муниципаль китапханәләр төзүгә (алдан финанслау чараларын исәпкә алып) 930 969,7 мең сум күләмендә субсидияләр каралган.
Субсидияләрнең иң зур күләме Татарстан Республикасына (245 178,6 мең сум), иң азы – Пермь краена (17 626,5 мең сум) каралган.