Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 14 ноябрендәге 3255-р санлы карары нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына 2024 елда федераль бюджеттан шикәр диабеты булган авырлы хатын-кызларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга 10 198,2 мең сум күләмендә яңа субсидия биреләчәк.
Чыгым йөкләмәләрен уртак финанслауның билгеләнгән чик дәрәҗәләреннән чыгып, 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән чыгымнар күләме 6 798,8 мең сум тәшкил итәчәк.
Шул рәвешле, 2024 елга әлеге максатларга финанслана торган чыгым йөкләмәләренең гомуми күләме 16 997,0 мең сум булыр дип планлаштырыла.