Тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларга яңа туган балаларны массакүләм тикшерүгә Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары арттырылды

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларга (киңәйтелгән неонаталь скрининг) яңа туган балаларны массакүләм тикшерү чараларын гамәлгә ашыруга чыгымнар 84 119,5 мең сум күләмендә каралган, шул исәптән:

федераль бюджеттан – 50 471,7 мең сум;

Татарстан Республикасы бюджетыннан – 33 647,8 мең сум.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 6 ноябреннән 3134-р санлы карары нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына югарыда күрсәтелгән максатларга субсидияләр күләме 18 436,2 мең сумга арттырылды.

Финанслашу шартларын үтәү максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә 12 290,8 мең сум бүлеп биреләчәк.

Шул рәвешле, киңәйтелгән неонаталь скрининг үткәрүгә чыгымнар 114 846,5 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 68 907,9 мең сум яисә чыгымнарның гомуми күләменең 60,0% ы, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән – 45 938,6 мең сум яисә чыгымнарның гомуми күләменең 40,0%ы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International