Татарстан Республикасында «Пространство белешмәләренең илкүләм системасы» федераль проекты кысаларында 2024 елда комплекслы кадастр эшләре башкарылды. Кадастр кварталлары исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Комплекслы кадастр эшләрен оештыру турында» 2020 елның 31 мартыннан 237 санлы карары белән расланды.
Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 18 670,0 мең сум бүлеп бирелде, шул исәптән федераль бюджеттан 10 017,3 мең сум килеп иреште.
Күрсәтелгән чараларның баш бүлүчесе – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.
Күрсәтелгән чараларны файдалану нәтиҗәсе булып кадастр кварталларында 27 424 күчемсез милек объекты буенча Комплекслы кадастр эшләре уздыру тора.