Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзү

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

2024 елдан Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә.

«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектында 2025 елга «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт» объектын төзүгә бюджет ассигнованиеләре күләме 516 275,0 мең сум тәшкил итә (финанслашуның иң чик дәрәҗәсе федераль бюджеттан – 79%, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 21%), шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 407 857,2 мең сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 108 417,8 мең сум.

Чыгымнарның гомуми суммасына кирәкле җиһазлар һәм инвентарь сатып алу чыгымнары кертелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International