2024 елның 1 декабренә 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 31,3 млрд сум тәшкил итте

2024 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.  2024 елның 1 декабренә 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 31,3 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 91,7 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:

- “Хезмәт җитештерүчәнлеге” – 94,0 млн сум (100%);

- “Экология” – 4,0 млрд сум (99,9%);

- “Торак һәм шәһәр мохите” – 2,0 млрд сум (99,6%);

- “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” – 528,9 млн сум (99,4%);

- “Мәгариф” – 3,9 млрд сум (97,7%);

- “Имин һәм сыйфатлы юллар” – 7,9 млрд сум (94,3%);

- “Пилотсыз авиация системалары” – 322,3 млн сум (93,8%);

- “Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең Комплекслы планы” – 6,7 млрд сум (89,1%);

- “Сәламәтлек саклау” – 3,1 млрд сум (86,4%);

- “Мәдәният” – 398,5 млн сум (82,3%);

- “Халыкара кооперация һәм экспорт” – 160,1 млн сум (80,1%);

- “Демография” – 2,0 млрд сум (76,5%).

2024 елда Татарстан Республикасы бюджетында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 34,4 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган иде, шулардан 19,3 млрд сумы – федераль бюджет һәм 15,1 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабына финансланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International