9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаментында коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче «Взятки НЕ гладки» мавыктыргыч команда уены үткәрелде.

Катнашучыларның һәркайсы үзләренең фикерләү һәм команда белән эшләү күнекмәләрен күрсәтте, бу коррупциягә карата актив гражданлык позициясен формалаштыруга таба мөһим адым булып тора.

Моннан тыш, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында балаларда коррупциягә каршы аңны формалаштыру максатларында “Балалар коррупциягә каршы” дигән балалар рәсеме күргәзмәсе оештырылды.

Муниципаль районнарда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре түгәрәк өстәлләр үткәрде.

Коррупция – ул аерым илләр яки төбәкләр проблемасы гына түгел; ул тормышның барлык өлкәләренә кагыла һәм тотрыклы үсешкә, гаделлеккә һәм иминлеккә комачаулый торган глобаль күренеш. Безнең һәрберебез коррупциягә каршы көрәшкә үз өлешен кертә ала. Бу кыюлык һәм тәвәккәллек кенә түгел, ә актив катнашуны да таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International