Агымдагы елның 1 декабренә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 114 016,3 млн. сум тәшкил итте

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның 1 декабренә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 114 016,3 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 416,7 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 23 599,6 млн. сум).

2024 елның 1 ноябре белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 9 599,6 млн.сумга кимеде. Дәүләт бурычын киметүнең төп факторы булып элек реструктуризацияләнгән бюджет кредитлары буенча республика бурычының бер өлешен исәптән чыгару тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International