Татарстан Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2024 елның 13 декабрендә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясе узачак.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенең якынча нәтиҗәләре һәм 2025 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International