Татарстан Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең уртак утырышында 2024 елда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2024 елның 13 декабре, җомга

2024 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе коллегиясенең уртак утырышы булды. Көн тәртибендә 2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм 2025 елга төбәкнең финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары билгеләнде.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин агымдагы елда берләштерелгән бюджет үтәлешенең якынча нәтиҗәләре һәм финанс системасы органнарының алдагы чорга бурычлары турында чыгыш ясады.

Алынган мәгълүматларга караганда, берләштерелгән бюджет керемнәренең гомуми күләме 647,5 млрд сум тәшкил итәчәк, шулардан 551,7 млрд сумы салым һәм салым булмаган керемнәргә туры килә. Республика бюджетына 459,1 млрд сум керер дип көтелә, ә җирле бюджетларга керемнәр 92,6 млрд сум тәшкил итә.

Керемнәр төзелешенең нигезен физик затлар кеременә салым, табышка салым, акцизлар һәм оешмалар мөлкәтенә салым, шулай ук салым булмаган керемнәр тәшкил итә. Бу чыганаклар бюджетның барлык үз керемнәренең 90%ын тәшкил итә.

2024 ел нәтиҗәләре буенча физик затлар кеременә салым 188,1 млрд сум тупланачак дип фаразлана. Табышка салымнан 165,3 млрд сум күләмендә керем көтелә, ә акцизлар бюджетка 44,1 млрд сум китерәчәк. Оешмалар милкенә салымнан керемнәр 41,0 млрд сум күләмендә бәяләнә.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының чыгым өлеше 648,9 млрд сум күләмендә бәяләнә. Шуның 548,1 млрд сумы республика бюджеты чыгымнарын финанслауга юнәлдереләчәк.

Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, ел башына калган бюджет акчалары һәм керемнәр үз вакытында туплану нәтиҗәсендә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын финансларга мөмкин булган.

2024 елда республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 36,9 млрд сум юнәлдерелгән, федераль бюджеттан – 19,3 млрд сум, республика бюджетыннан – 17,6 млрд сум.

Татарстан финанс министры агымдагы ел ахырына кадәр эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. «Безгә барлык дәрәҗәдәге бюджетларны үтәүне сыйфатлы төгәлләргә, аларның баланслылыгын тәэмин итәргә һәм 2025-2027 елларга бюджетларны расларга кирәк булачак», - дип билгеләде Радик Гайзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International