«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын ruAAA дәрәҗәсендә раслады

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

 «Эксперт РА» рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын ruAAA дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз «тотрыклы».

Күрсәтелгән рейтинг илкүләм шкала буенча кредит бирү сәләтлелегенең иң югары дәрәҗәсенә туры килә (Татарстан Республикасының дәрәҗәсе Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре белән бер урында).

Агентлык Татарстан Республикасы икътисадының көчле үсеш дәрәҗәсен, инвестиция климатының югары дәрәҗәсен, төбәктәге демографик уңай үсешне, бюджет баланслылыгын һәм бурыч йөкләнеше буенча позициянең көчле булуын билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International