2024 елның 1 декабренә ТР бюджеты кеременә федераль бюджеттан барлыгы 68,7 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Агымдагы елның 1 декабренә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан барлыгы 68,7 млрд сум максатчан бюджетара трансфертлар керде (планлы билгеләнешләрнең 91,4%ы), шул исәптән:

Дотацияләр – 272,1 млн сум (100%),

Субсидияләр – 57,3 млрд сум (91,8%),

Субвенцияләр – 5,9 млрд сум (89,0%),

Башка бюджетара трансфертлар – 4,3 млрд сум (92,8%),

Федераль фондлардан кергән чаралар – 948,6 млн сум (74,8%).

Кергән федераль акчалар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан бюджетара трансфертлар 78,6 млрд сум тәшкил итәчәк, шул исәптән: дотацияләр – 272,1 млн сум, субсидияләр – 65,6 млрд сум, субвенцияләр – 6,4 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 4,6 млрд сум, федераль фондлардан чаралар – 1,7 млрд сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International