Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
"Салымнар буенча бурыч ел башыннан 38 муниципалитетта кимеде һәм 1 декабрьгә 10,8 млрд. сум тәшкил итте. 7 муниципалитетта бурычның үсешенә юл куелган", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова.