Дэвид Грей хәбәр иткәнчә, компаниянең Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур планнары бар. Кыш көне Казанда PwC офисында эшләүчеләр саны 200 кешегә җитәчәк, ул күләме буенча Мәскәүдән соң икенче булачак. Казанга Мәскәүдән кайбер федераль функцияләр күчереләчәк.
2026 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанның берләштерелгән бюджетында салым һәм салым булмаган керемнәр 84,5 млрд сум тәшкил иткән. Аларның 71,1 млрд сумы республика бюджетына, ә 13,4 млрд сумы җирле бюджетларга кергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова.