Минтимер Шәймиев Әкмәледдин Ихсаноглу белән очрашты

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу белән очрашты. Ул “KAZANSUMMIT 2013” Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Халыкара икътисади саммитында катнаша.

Очрашу башланганда Минтимер Шәймиев: “Без, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы башлыгы Әкмәледдин Ихсаноглуга безнең хәлиткеч үсеш чорында Татарстанга игътибар иткән һәм безнең өчен ислам дөньясына юл ачкан өчен, һәрвакыт рәхмәтле. Бу бик зур әһәмияткә ия вакыйга булды, ул инде республиканың яңа тарихына язылган”, - дип белдерде.

Ул шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаренә күпьеллык уңышлы хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде. “Без башлаган уртак эшләр һәм проектларның уңышлы, лаеклы дәвам ителүен аңлау шатландыра”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Искә төшерәбез, 2005 елда Әкмәледдин Ихсаноглу Кол Шәриф мәчетен ачуда, 2010 елның октябрендә “Татар тарихы һәм цивилизациясе” академик басмасын тәкъдир итүдә катнашты. Узган елның июнендә татар дин эшлеклеләренең “Милли үзенчәлек һәм дин” исемендәге III Бөтенроссия форумында дәрәҗәле кунак булды, “Изге Болгар җыенында” катнашты.

Очрашу барышында Әкмәледдин Ихсаноглу Минтимер Шәймиевкә чын күңелдән әйтелгән изге сүзләре өчен рәхмәт белдерде һәм татар халкы, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән якыннан танышу бәхетенә ирешүе белән горурлануын әйтте.

Әкмәледдин Ихсаноглу Минтимер Шәймиевкә үзенең рус теленә тәрҗемә ителгән “Яңа гасырда ислам дөньясы. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы” («Исламский мир в новом веке. Организация исламского сотрудничества») китабын бүләк итте.

Очрашуда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаренең икътисад буенча киңәшчесе Наҗи Җаббаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов, халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин һәм башка рәсми затлар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International