Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин бюджет акчаларын сарыф итү мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советы утырышын уздырды. Дәүләт Советы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
В.Путин белдергәнчә, РФдә бюджет процессы идеологиясен үзгәртү буенча эш дәвам ителергә тиеш, шул ук вакытта барлык дәрәҗәдәге чиновникларны бюджет акчаларын экономияләүгә мотивацияләргә кирәк.
"Бюджет процессының принципларын, идеологиясен үзгәртерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк, хакимиятнең бөтен дәрәҗәләрен дә бюджет акчаларын икътисади нигезләнгән тулысынча нәтиҗәле рәвештә экономияләргә өндәргә кирәк", - дип әйтте В.Путин.
Ул Россия Хөкүмәтенә капиталь төзелешләрне барларга һәм чыганакларны югары әзерлек дәрәҗәсендәге объектларга юнәлдерергә кушты. Владимир Путин сүзләренчә, Хөкүмәткә бюджет инвестицияләре өлкәсендә бик күп эшләр башкарасы бар. Ул искәрткәнчә, инде бюджет акчаларын кулланып, капиталь төзелеш буенча масштаблы программа формалаштырылган.
“Шул ук вакытта бу өлкәдә билгеле проблемалар бар. Барыннан да бигрәк, проектның тормышка ашырылу барышында беренчел сметаларның артуын күз уңында тотам”, - диде Путин.
Ул башка проблемалар арасында ачаларны әрәм итүне һәм бюджетка бәйле төрле тыюларны атады, нәтиҗәдә, бер-ике елда төзү планлаштырылган объектлар фактта бик күп еллар дәвамында төзелә торганга әйләнә.
Россия Президенты Хөкүмәт Милли фондның акчаларының бер өлешен өч проектка – “Трассиб”ны модернизацияләүгә, Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрален һәм Мәскәү янында Үзәк боҗралы автомобиль юлы төзелешенә - юнәлдерергә дигән карар кабул иткәнен искә төшерде.
“Болар барысы да бик күп акчалар, һәм безнең бер суммадан башлап, өч тапкырга кыйммәтрәк сумма белән эшне төгәләвебез мөмкин түгел. Моннан бернинди нәтиҗәлелек булмый”, - дип саный Владимир Путин.
Ул шулай ук дәүләт сатып алулары системасында хәлне яхшыртуларын таләп итте.
"Безгә дәүләт сатып алулары системасы буенча хәлне кардиналь рәвештә яхшыртырга кирәк. Һәм бу максатта Федераль монополиягә каршы хезмәт һәм Хисап палатасы эше генә җитми", - дип белдерде В.Путин.
Ул җәмәгатьчелек контроле коралларын активрак кулланырга чакырды һәм тиешле норма контракт системасы турындагы законда беркетелгән, дип искәртте.
"Барысы да ачык, күренеп торганда, чиновникларның кирәкмәгән байлык предметларына бәяләрне арттыру, аңлашылмый торган, ә кайвакыт хәтта мәгънәсез дәүләт сатып алулары шартлары шундук күзгә ташлана", - дип әйтте РФ Президенты.
Аның сүзләренчә, 2012 нче елгы дәүләтнең сатып алуларын тикшерү аларның 60 проценты кимчелекләр белән тормышка ашырылганлыгын күрсәткән. “Контроль идарәсе мәгълүматы буенча, 2012 нче елда Интернетта рәсми сайтларда якынча 8 триллион сумлык 3,4 миллионнан артык дәүләт һәм муниципаль заказлары урнаштырылган. 10 меңнән артык сатып алуны тикшергәннән соң, аның 60 проценттан артыгының кимчелекләр белән тормышка ашырылганлыгы билгеләнгән”, - дип хәбәр итте Россия Президенты.