Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллективы интернат-мәктәп балаларын Яңа ел белән котлады

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Елның иң тылсымлы бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбендә булып кайттылар.

Тәм-томнар һәм Кар кызы белән чыршы янында күңелле әйлән-бәйлән уеннары, һичшиксез, балаларга күтәренке Яңа ел кәефе бүләк итте.

Бүген интернат-мәктәптә 98 бала укый һәм яши. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, интернатта тәрбияләнүчеләрне ел саен бәйрәм белән котлау күркәм традициясе 2007 елда ук дәвам итә.

Быел да кунакларны сөенеп каршы алган балалар Финанс министрлыгы коллективына котлаулары һәм кайгыртулары өчен чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр. Бу Яңа ел һәркемгә шатлык, сәламәтлек һәм күп бәхетле мизгелләр алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International