Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Форд Соллерс Алабуга” заводында җитештерүне ачу тантанасында катнашты

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Бүген “Форд-Соллерс Алабуга” заводында тулы цикл технологиясе буенча җыелган Ford Kuga автомобильләрен җитештерә башлауга багышланган тантаналы чара узды.

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Ford Соллерс” уртак предприятие (УП) президенты Тед Каннис, “Форд Соллерс” УП башкарма директоры Адиль Ширинов, “Соллерс” ААҖ директоры Вадим Швецов, шулай ук махсус кунак Ford Директорлар Советы рәисе Уильям Клэй Форд катнашты.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитештерүнең башлануы белән котлады һәм бүгенге вакыйгага катнашы булучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт белдерде.“Бу минем өчен дә үзенчәлекле, чөнки “Соллерс” компаниясенең ТР белән хезмттәшлеге минем күз алдымда үсте, һәм минем күз алдымда Чаллыда һәм Алабугада уникаль заводлар төзелде. Бүгенге вакыйга ул вакытта тормышка ашарлык матур хыял, без дөньяда иң яхшы маркалы заманча автомобильләрне күзаллаган хыял кебек кабул ителде. Күп заманча эш урыннары булдырылды, илебезнең күп гражданнарына дөнья дәрәҗәсендәге заманча компаниядә эшләү мөмкинлекләре туды”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Кунакларга завод һәм шулай ук беренче Ford Kuga автомобиленең видеотранцляциясе күрсәтелде. Дәрәҗәле кунаклар яңа автомобиль капотына имзаларын куйдылар.

Ел ахырына кадәр компания Татарстанда урнашкан заводларына тагын 500 хезмәткәр алырга планлаштыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International