Татарстан Республикасында «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектының «Төбәк һәм җирле юл челтәре» федераль проекты кысаларында федераль бюджеттан финансланучы автомобиль юлларын һәм ясалма юл корылмаларын норматив хәлгә китерү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Югарыда күрсәтелгән федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда «Вознесенск тракты». Казан шәһәренең Совет районында һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында Җиңү проспектыннан алып «Волга» М-7 автомобиль юлына кадәр участок төзү» объекты буенча чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 10 325,2 млн.сум өстәмә чаралар бүлеп бирелде, шул ук вакытта Татарстан Республикасы бюджетыннан әлеге максатка 2 422,0 млн. сум юнәлдереләчәк.