Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыенга юлламасы нигезендә, Россия Федерациясенең тотрыклы икътисадый һәм социаль үсешен тәэмин итү, илнең дәүләт, мәдәни кыйммәтләрен һәм икътисадый суверенитетын ныгыту максатларында, 2030 елга кадәр чорга һәм киләчәктә 2036 елга кадәрге чорга илүкләм проектларның яңа блогы эшләнде.
2025 елдан Татарстан Республикасында 11 яңа илкүләм проект гамәлгә кертеләчәк:
- Гаилә
- Яшьләр һәм балалар
- Озын һәм актив тормыш
- Тормыш өчен инфраструктура
- Экологик иминлек
- Кадрлар
- Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад
- Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү
- Туризм һәм кунакчыллык
- Мәгълүматларның икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе
- Пилотсыз авиация системалары
2025 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар кысаларындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 44,2 млрд.сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 24,6 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән – 19,6 млрд. сум.