2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына акцизлар 47 405,5 млн. сум күләмендә планлаштырыла

2025 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елда «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2024 елның 28 ноябреннән 87-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына акцизларның 47 405,5 млн.сум күләмендә керүе планлаштырыла.

Әлеге фараз Россия Федерациясе Салым кодексына 2025 елның 1 гыйнварыннан акцизлар ставкаларын арттыруны күздә тотып расланган үзгәрешләрне исәпкә алып төзелде:

- каты алкогольгә – 15%ка;

 - сырага – 15 кә%;

 - дизель ягулыгына – 16 га%;

- автомобиль бензинына – 14% ка.

Шул ук вакытта 2026-2027 елларда Россия Федерациясе Салым кодексында барлык акцизлар буенча ставкаларны ел саен 4% ка индексацияләү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International