26 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов рәислегендә алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә заявкаларны карау буенча комиссия утырышы булды.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узды.
Комиссия утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашты.
Комиссия тарафыннан 4 инвестиция проекты каралды. Барлык гаризалар буенча да уңай карарлар кабул ителде.
Хәзерге вакытта республикада алгарышлы үсеш территорияләре биш моношәһәрдә эшләп килә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскида. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнә.