2024 елның декабрендә физик затлар керемнәренә салымны түләү үзенчәлекләре турында

2024 елның 27 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы физик затлар керемнәренә салым буенча салым агентларының айга ике мәртәбә физик затлар керемнәренә салым буенча хәбәрнамә тапшырырга тиешлеген искәртә:

- агымдагы айның 1 дән 22 гә кадәрге чорына әлеге айның 25 нче числосыннан да соңга калмыйча (агымдагы айның 28 нче числосыннан да соңга калмыйча түләү);

- агымдагы айның 23 числосыннан айның соңгы числосына кадәрге чорда киләсе айның 3 числосыннан да соңга калмыйча (киләсе айның 5 числосыннан да соңга калмыйча түләү);

Шул ук вакытта 23 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр хисап чоры өчен хәбәрнамәне елның соңгы эш көненнән дә соңга калмыйча тапшырырга, ягъни салымны 2024 елның 28 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International