Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 26-27 декабрьдә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында 2024 елда җирле бюджетларның көтелгән үтәлеше мәсьәләләре һәм 2025 елга бурычлар буенча киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләр «Татэнергосбыт» ААҖ, «Газпром Межрегионгаз Казан» ЯАҖ вәкилләре катнашында узды.
Киңәшмәләр барышында 2024 елда җирле бюджетларны үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре, ел ахырына кадәр керемнәрнең тупланышы, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителеше, муниципаль учреждениеләрнең беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнарын вакытында түләү мәсьәләләре каралды.
Шулай ук киңәшмәдә 2025 елда бюджет процессын оештыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.