«Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы Россиядә мәктәп укучылары һәм урта һөнәри оешмалар студентлары өчен иң масштаблы конкурс булып тора.
Татарстан конкурс этапларына 265 кешедән торган делегация юлларга планлаштыра:
• «Артек» Халыкара балалар үзәгендә 5-7 һәм 8-10 сыйныф укучылары өчен конкурс финалы;
• Пермь шәһәрендә 8-10 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалар студентлары өчен ярымфинал;
• Түбән Новгород шәһәрендә урта һөнәри белем бирү оешмалар студентлары өчен конкурс финалы;
• конкурста җиңүчеләр – 5-7 сыйныф укучылары өчен Мәскәү – Владивосток һәм Владивосток – Мәскәү маршрутлары буенча тимер юл белем бирү сәяхәте.
Татарстан Республикасы делегациясенең «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында катнашуы өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 3 228,49 мең сум юнәлтелде.