2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына 85,9 млрд. сумлык бюджетара трансфертлар бирелде, шулардан:
- дотацияләр – 1,3 млрд. сум;
- субсидияләр – 28,1 млрд. сум;
- субвенцияләр – 43,1 млрд. сум;
- башка бюджетара трансфертлар – 13,4 млрд. сум.
Җирле бюджетларга дотацияләр түләүсез һәм кире кайтармау шарты нигезендә бирелде, шулай ук алардан файдалану юнәлешләрен билгеләмәде.
Субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар максатчан характерда булып санала һәм трансфертларның максатчан билгеләнеше нигезендә чыгым йөкләмәләрен финанслау өчен муниципаль берәмлекләргә бирелә.