Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча 14 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 46 950,4 млн. сум юнәлдерелде, шуларның 29 499,7 млн. сумы федераль бюджет акчалары исәбеннән:
- Мәгариф – 3 970,3 млн. сум;
- Сәламәтлек саклау – 3 622,1 млн. сум;
- Демография – 2 102,9 млн. сум;
- Экология – 4 007,3 млн. сум;
- Имин һәм сыйфатлы юллар – 20 958,8 млн. сум;
- Торак һәм шәһәр мохите – 2 106,3 млн сум;
- Мәдәният – 1 270,8 млн. сум;
- Халыкара кооперация һәм экспорт – 187,1 млн. сум;
- Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм – 565,9 млн. сум;
- Туризм һәм кунакчыллык индустриясе – 212,8 млн. сум;
- Хезмәт җитештерүчәнлеге – 94,0 млн сум;
- Цифрлы икътисад – 29,8 млн. сум;
- Пилотсыз авиация системалары – 322,3 млн. сум;
- Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планы – 7 500,0 млн. сум.